Онлайн трансляция

Свернуть

Уфада яшәүче 34 яшьлек ир-ат үзенең 3 яшьлек кызын тәрәзәдән ыргыткан

Уфада яшәүче 34 яшьлек ир-ат үзенең 3 яшьлек кызын тәрәзәдән ыргыткан

https://tnv.ru

09 Октябрь 2025, 10:12

Бүген иртән Уфада яшәүче 34 яшьлек ир-ат дүртенче кат тәрәзәсеннән үзенең өч яшьлек кызын ыргыткан. Фаҗига Ульяновлар урамындагы йортларның берсендә булган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан прокуратурасында.

Кызны бик авыр хәлдә медицина учреждениесенә китергәннәр. Әтисе белән кызы фатирда икәү генә булган, әнисе өлкән улы белән башка төбәктә санаторийга киткәннәр.

Хәзерге вакытта ир-ат тоткарланган, аның белән тикшерү эшләре алып барыла. 



Видео: t.me/bashproc

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар