Онлайн трансляция

Свернуть

Frendex эше: 300дән артык зыян күрүче 135 миллион сум акчасын югалткан

Frendex эше: 300дән артык зыян күрүче 135 миллион сум акчасын югалткан

https://tnv.ru

13 Октябрь 2025, 12:15

300дән артык кеше зыян күрүче дип санала - алар ким дигәндә 135 миллион сум акчасын югалткан. Казанның Вахитов районы судында Френдекс финанс пирамидасы белән бәйле җинаять эшен карый башладылар. Аның буенча әлегә 5 кеше гаепләнә. Тагын икесен эзлиләр. 

Суд утырышында зыян күрүчеләрдән сорау алдылар. 4 ел элек алар оешмага 150 меңнән алып - 1 миллион 200 мең сумга кадәр акча керткән була. Елның иң гаугалы эшен карау ничек башланып китте? Алия Сабирова сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар