https://tnv.ru
13 Октябрь 2025, 16:22
Татарстанда соңгы 10 елда аюларның саны 3 тапкырга артып, 80гә җиткән. Шуңа күрә аларны ешрак күрә башладылар. Моңарчы күрше төбәк урманнарыннан күбрәк кереп йөргән булсалар, хәзер үзебездә кышлыйлар һәм бала үстерәләр. .
Аеруча, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Мамадыш кебек куе урманлы районнарда төпләнгәннәр. Әйтик, Әгерҗедә алар 30га җитә. Быелдан моңарчы күрелмәгән районнарда - Бөгелмә, Сарман, Азнакайда очрый башлаган. Балтачта күрүләре турында әйтәләр.
Белгечләр Татарстанда аюларның саны артуын Россиядәге тенденция белән бәйли. Ил буенча хәзер 300 мең аю бар. Соңгы 20 елда 4 тапкырга күбәйгәннәр. Икенчедән, көрән аюлар Татарстанның Кызыл китабында булганга, бездә аларны 30 ел ауламадылар. Хәзер бу исемлектән чыгардылар-чыгаруын. Тик аларны әле атарга ярамый. Чөнки лицензияне киләсе елдан гына бирә башларга җыеналар. Рөхсәтсез аулау - җинаятькә тиң, закон аюлар ягында. Ул кешегә ташланса да, аучы кулында корал була торып, хайванны атарга тиеш түгел.
Инзилә Хөсәенова төрле районнарда булып, аю белән күрше яшәүчеләр һәм әлегә коралсыз сакланырга мәҗбүр кешеләр белән аралашты.
Бүлешергә
Комментарии 0