https://tnv.ru
14 Октябрь 2025, 14:11
272
0

Биектау районында аю күреп алганнар. Ерткычның машина юлы буйлап чабуын Битаман авылы янында төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар.
Соңгы бер айда - аларның кеше яши торган урыннарга якын килүе еш күзәтелә башлады. Октябрь башында аю Балтач районында умарта ояларын өстен аска китергән. Мамадыш районында 9 сарыкка ташланган иде.
Белгечләр сүзләренчә, Татарстанда соңгы 10 елда аюларның саны 3 тапкырга артып, 80гә җиткән. Моңарчы алар күрше төбәкләрдән кереп йөргән булсалар, хәзер үзебездә кышлыйлар һәм бала үстерәләр. Хәзер Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Мамадыш, Бөгелмә, Сарман, Азнакайда күп очрыйлар икән. 1995нче елда соры аюны Татарстанның кызыл Китабына керткән булалар. Быелның башында - ул сирәк очрый торган хайваннар исемлегеннән алынган. Әмма бу төр ерткычны аулау әле дә тыела.
Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: соц.сети
Бүлешергә
Комментарии 0