https://tnv.ru
22 Октябрь 2025, 11:13
Казанда шикәр комын капчыклап сатып ала башлаганнар. Ярминкәләргә аны КАМАЗларда алып киләләр, әмма ул да җитми.
Гадәттә, 55 тонна гына китерә торган булсалар, соңгы атналарда 95шәр тоннага җитә. 6 атна эчендә башкала ярминкәләрендә 350 тоннадан артык шикәр сатылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгында моны буш урында барлыкка килгән ыгы-зыгы, дип атыйлар. Чөнки быел уңыш та байрак, Республика шикәр белән 260%ка ук тәэмин ителгән.
Кемнәр имеш-мимешләргә ышанып ажиотаж хасил итә? Мәсьәләгә Рүзәл Шәрипов ачыклык кертергә тырышты.
Бүлешергә
Комментарии 0