"Яшь парларга грандлар" проекты җиңүчесе Рәнис Гыльметдинов: "Без оештыручыларга рәхмәтле, чөнки ул беренче һәм Татарстан Республикасында гына уза"
https://tnv.ru
22 Октябрь 2025, 16:06
Татарстанда "Яшь парларга грандлар" дип исемләнгән проектның җиңүчеләрен билгеләделәр. Парларга туй уздыруга ярдәм буларак 100 мең сум бирелде. Алар арасында никахларын 11 октябрьдә уздырган Гыльметдинов Рәнис (Лениногорск районы) һәм Җәләлова Дилбәр (Балык Бистәсе) дә бар. Рәнис безнең редакциягә конкурсның яшьләр өчен әһәмиятен билгеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт белдерергә мөрәҗәгать итте.
"Туй классик, әмма кызыклы - музыкаль, халык телен һәм традицияләрне саклап калу тематикасы белән үткәрелде. Игътибарны милли колоритны саклауга һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен, олы яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүне ассызыклауга юнәлтергә тырыштык. Без үзебезне җиңүчеләр исемлегендә күрүебезгә бик шат идек. Без мондый конкурсны оештыручыларга рәхмәтле, чөнки ул беренче һәм Татарстан Республикасында гына уза, - дип сөйләде ТНВ сайты өчен Рәнис.
"Яшь парларга грандлар" проектын 8 июльдә, Гаилә көнендә башлап җибәргәннәр иде. Ул Татарстанда беренче тапкыр тормышка ашырыла. Конкурска барлыгы 350гә якын гариза җибәрелгән. Җиңүче 60 парга грандны тапшырдылар инде. Ел ахырына кадәр тагын 20 пар билгеләнеләчәк.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Фото: Рәнис Гыльметдинов тәкъдим итте

Бүлешергә
Комментарии 0