Халык төкерсә, күл булыр: 9 яшьлек Нияз Тимировның гомерен саклап калу өчен 200 миллион сумнан артык акча кирәк
https://tnv.ru
29 Октябрь 2025, 11:07
Күрше Удмуртиядә яшәүче милләттәшебез - 9 яшьлек Нияз Тимировның гомерен саклап калу өчен 200 миллион сумнан артык акча кирәк. Анда сирәк очрый торган генетик авыру -Дюшенн мио-дистрофиясе.
Чир мускулларның таркалуына китерә. Дәваламасаң - бала 10-12 яшьтә инвалид креслосына утыра, үзе сулый алмый башлый.
Ә 20 яшьләргә йөрәге тибүдән туктарга мөмкин. Чирне җиңә алырдай препаратны 2024 нче елда гына уйлап тапканнар. Бу хәбәр гаиләгә өмет бирә. Әмма, аның хакы бик югары. Тулырак - алдагы репортажда.
Ярдәм итү өчен телефон номеры - 8 912 872 58 00
Бүлешергә
Комментарии 0