Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел чыршылары алдыннан балаларга вакцинация узу кирәклеген искә төшерделәр

Яңа ел чыршылары алдыннан балаларга вакцинация узу кирәклеген искә төшерделәр

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2025, 12:41

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә искәрткәнчә, яңа ел чыршыларына барырга ниятләгән балаларга грипп һәм башка инфекцияләрдән прививка ясатырга кирәк.

«Декабрь азагында балаларын Мәскәүгә Кремль чыршысына яки Татарстанда республика чыршысына җибәрергә ниятләгән ата-аналарга массакүләм чараларга бары тик вакцинация ясаган балалар гына рөхсәт ителүен искәртәсебез килә», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, балаларга грипп, кызамык һәм милли прививкалар календарендә каралган барлык инфекцияләрдән прививка ясатырга кирәк.

Ул арада врачлар ОРВИга әзерләнәләр — иртәгә балалар кабат сыйныфларга кайтачаклар. Шуңа күрә прививка ясарга вакыт. Хәзер халыкның 42%ы вакцинацияләнгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар