Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2025, 10:43

329

0

Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Бүген төнлә М7 трассасының 1071нче чакрымында Уфа юнәлешендә "Тойота" йөртүчесе йөк фурасы астына кереп киткән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Ведомство мәгълүматы буенча, "Тойота" машинасы Свердловск өлкәсендә төркелгән. Фаҗигагә кадәр ГЛОНАСС системасы буенча трассаның бу участогында бозлавык турында хәбәр килгән.

Вакыйга урынына Татарстанның Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән. Тикшерү оештырылган. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: t.me/prokrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар