https://tnv.ru
03 Декабрь 2025, 10:53
183
0

2026 елда Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше картлык буенча социаль пенсия алу хокукына ия булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Республикада яшь буенча пенсияләрнең ике төре бар. Иминият пенсиясен кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булган кешеләр ала. Стажы яки баллары җитмәгән гражданнар социаль пенсия ала.
Стажны һәм пенсия балларын арттырып, күбрәк түләүле иминият пенсиясен рәсмиләштереп тә була.
2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу пенсионерның бердәнбер кереме икән, дәүләт җитмәгән сумманы яшәү минимумына кадәр өстәячәк, ул Татарстанда 2026 елда 16 098 сумга тигез булачак.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0