Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре үз баласын ташлап калдырган хатынны эзли

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре үз баласын ташлап калдырган хатынны эзли

https://tnv.ru

04 Декабрь 2025, 17:50

2

0

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре үз баласын ташлап калдырган хатынны эзли
Әлмәттә полиция хезмәткәрләре үз баласын ташлап калдырган хатынны эзли. Яңа туган сабыйны, Ленин урамындагы бер йортта яшәүчеләр, подъездларында күреп алган.

Биләүгә төрелгән сабый тәрәзә төбендә яткан. Ашыгыч ярдәм хезмәтен һәм хокук сакчыларын чакыртканар. Медицина хезмәткәрләре баланы хастаханәгә алып киткән. "Аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, сабыйны күзәтеп торабыз" - ди табиблар. Әлмәт прокуратурасы тикшерү башлаган. Полиция хезмәткәрләре үз сабыеннан баш тарткан кешенең кем икәнлеген ачыклый.

Видеокүзәтү камералары подъезддан чыгып барган ак курткалы хатынны теркәп калган. Ул башын капюшон, ә йөзен битлек белән каплаган һәм кара сумка тоткан була.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: сгенерировано ИИ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар