Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән суды карары: этләр өере һөҗүме буенча гаепләнүчеләр өй арестында

Яшел Үзән суды карары: этләр өере һөҗүме буенча гаепләнүчеләр өй арестында

https://tnv.ru

05 Декабрь 2025, 12:20

0

0

Яшел Үзән суды карары: этләр өере һөҗүме буенча гаепләнүчеләр өй арестында

Соңгы бер атнада татарстанлылар көн дә күзәтеп барган вакыйгадан башлыйк. Бүген Яшел Үзән районы суды - "Кот и пёс" фонды җитәкчесе Альберт Галиевны һәм аның кул астында эшләүче Максим Ивановны 2 айга өй арестына жибәрде. 

Алар "Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча гаепләнә. Бу оешма Васильево бистәсендәге бакчачылык ширкатендә хуҗасыз этләрне ауларга тиеш була. Әмма узган атна ахырында караучысыз эт өере 9 яшьлек кыз баланы талады. Гаепләнүчеләр судта бүген нәрсәләр сөйләде? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар