Онлайн трансляция

Свернуть

Путин: эш бирүчеләр бала туганда хезмәткәрләренә 1 млн сумга кадәр түли алачак

Путин: эш бирүчеләр бала туганда хезмәткәрләренә 1 млн сумга кадәр түли алачак

https://tnv.ru

10 Декабрь 2025, 10:50

4

0

Путин: эш бирүчеләр бала туганда хезмәткәрләренә 1 млн сумга кадәр түли алачак
Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында белдергәнчә, эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә салымнар түләмичә, бала туганда 1 млн сумга кадәр түли алачак.

"Киләсе елның 1 гыйнварыннан эш бирүче бала туганда хезмәткәрләргә түли алачак һәм НДФЛ һәм иминият кертемнәре салынмаячак сумма артачак. Ул 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Элегрәк мондый түләү суммасы 50 000 гә кадәр тәшкил иткән иде", - диде дәүләт башлыгы.

Путин искәрткәнчә, бу чара бизнесның демографик максатларга ирешүдә катнашуын көчәйтүгә юнәлдерелгән корпоратив демографик стандарт белән каралган.

Элегрәк Россия Президенты балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын игълан итте һәм "гаилә" милли проекты турында искә төшерде.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар