https://tnv.ru
12 Декабрь 2025, 10:52
73
0

1 гыйнвардан Россиядә өстәмә бәягә салым, ягъни НДСның ставкасы 20 проценттан 22гә кадәр күтәреләчәк. Бу җитди үзгәреш Татарстанда гына 8 мең эшмәкәргә кагылыр, дип фаразлана.
Күбесе эшчәнлекләрен сүтеп корырга тиеш булачак. Бизнес вәкилләрен яңа шартлар белән таныштыру өчен, бүген Казандагы Эшмәкәрлек йортында киңәшмә оештырдылар. Кайбер белгечләр сүзләренчә, салым системасындагы яңалык - илдә эшсезлек күрсәткечен арттырырга мөмкин. Эшмәкәрләр - керемнең шактый өлешен салым түләүгә юнәлтеп, бухгалтерия документларын катлаулырак система буенча тутыра башлаячак.
Болар барысы да - кибет киштәләрендәге товарга бәяне уйнатачак, диләр. Нинди ярдәм чаралары тәкдим ителә? Теманы Рүзәл Шәрипов дәвам итәр.

Бүлешергә
Комментарии 0