https://tnv.ru
15 Декабрь 2025, 17:42
0
0

Россиядә демографик хәл катлаулана. Туучылар саны кими. Халыкның табигый артымы юк. Бу атнада әлеге темага иң югары дәрәҗәдә сөйләштеләр. Ул - Стратегик үсеш советының көн кадагына кертелеп, ил Президенты шәхсән үзе бурыч куя икән, димәк, хәзерге хәл канәгатьләнерлек түгел. Ул киләчәктә дә курку уята, дигән сүз.
Демографиягә дөнья тенденциясе йогынты ясый, диләр очрашуда. Шулай ук, 90нчы еллар ахырында булган демографик бушлык тәэсир итә. Хәзер шул вакытта туган балалар әти-әни була. Ләкин алар үзләре дә аз. Тышкы сынаулар да шушы исемлеккә кергән. Ил җитәкчелеге төбәкләрдә демографияне күтәрү өчен кертелгән чараларны анализларга һәм аларның нәтиҗәлеләрен сайларга кушты. Төп бурычлар. Бөтен өмет - күп балалы гаиләләрдә. Һәр яңа бала өчен алар тагын да күбрәк ярдәм алырга тиеш. Икенчесе - халыкның матди хәлен яхшырту. Өченчедән, Әниләрне генә түгел, аталарның ролен көчәйтергә. Алар гаилә тормышында, бала тәрбиясендә активрак катнашуның мәгкуль икәнен билгеләп үткән Владимир Путин.
Татарстанда хәл гомум Россиянеке белән охшаш. Узган ел бездә нибары 35 мең ярым сабый туган. Туучылар сызыгы кискен рәвештә 2021нче елдан төшә. 2025нең саннары билгеле түгел, ләкин соңгы елларныкыннан югары булмаячагын фаразларга мөмкин. Әлегә Республикада өмет уята торган бер күрсәткеч: күп балалы гаиләләрнең саны 58 меңнән арткан. Димәк, демография дилбегәсен алар тартып бара.
Гөлназ Сәйфетдинова бүгенге хәл һәм алда нәрсә көтүе турында.

Бүлешергә
Комментарии 0