Онлайн трансляция

Свернуть

Миңнеханов ТР муниципалитетлары башлыкларына внедорожниклар һәм автобуслар ачкычларын тапшырды

Миңнеханов ТР муниципалитетлары башлыкларына внедорожниклар һәм автобуслар ачкычларын тапшырды

https://tnv.ru

18 Декабрь 2025, 16:53

2

0

Миңнеханов ТР муниципалитетлары башлыкларына внедорожниклар һәм автобуслар ачкычларын тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

"Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычлары тапшырылды.



Фото: Рустем Кадыров / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар