Васильевода яшәүчеләр балаларын хуҗасыз этләрдән яклауны сорап, Республика депутатларына мөрәҗәгать иткән
https://tnv.ru
23 Декабрь 2025, 15:54
10
0

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүчеләр - балаларын хуҗасыз этләрдән яклауны сорап, Республика депутатларына мөрәҗәгать иткән. Видеоязманы, анда килеп чыккан фаҗигадән соң, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада хуҗасыз этләр талаганнан соң, 9 яшьлек Варвара Блохина үлде. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен өч атна көрәшкән иде.
Васильево бистәсендә яшәүчеләр фикеренчә, стерильләштереп, чип такканнан соң да, этнең ташланмаячагына ышаныч юк. 2018нче елдан башлап Россиядә 670 баланы этләр талап үтергән.

Бүлешергә
Комментарии 0