Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел символы: халкыбыз язмышында Ат образы | Адымнар

Яңа ел символы: халкыбыз язмышында Ат образы | Адымнар

https://tnv.ru

29 Декабрь 2025, 14:46

25

0

Яңа ел символы: халкыбыз язмышында Ат образы | Адымнар
Бусагада Ат елы тора. Без символларга ышанабыз. Шуңа күрәдер, Яңа елдан нидер көтү, аны аңларга тырышу өчен үткәнгә борылып каравыбыз - табигый хәл. Бүген Инзилә Хөсәенова халкыбыз тарихында Атның урынын эзләде. Аның этимологиядә бик еш куллануын ачыклады. Ат атамасы кергән мәкальләр генә берничә дистәдән артып китә.

Ат образы татар җырларында аерым урын алып тора. Тукайның "Пар аты", халыкның "Герман көе", "Идегәй" дастаннары - барысы безнең мирас. Атның тугрылыгы, эшчәнлеге, шул ук вакытта иреккә омтылышы - милләткә хас сыйфатлар. Шул ук вакытта Ат - татар өчен илһам чыганагы да булган. Алия Хәйретдинова татарны моңландырган атлар турындагы иң популяр җырларны туплады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар