Онлайн трансляция

Свернуть

Бастрыкин Менделеевскта балалар үлемендә гаепләнүчеләрне сак астына алуны таләп итте

Бастрыкин Менделеевскта балалар үлемендә гаепләнүчеләрне сак астына алуны таләп итте

https://tnv.ru

16 Январь 2026, 11:30

15

0

Бастрыкин Менделеевскта балалар үлемендә гаепләнүчеләрне сак астына алуны таләп итте
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин - Менделеевск районындагы - 2 бала үлеменә китергән фаҗигане тикшерүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Исегезгә төшерәбез, 3нче гыйнварда юынтык су чокырына төшеп китеп, 10 яшьлек ике баланың гомере өзелде. Беренчел мәгълүмат буенча, аларның берсе таудан шуганда коега чумган. Аның өсте ачык була. Икенче малай дустына ярдәм итәргә теләп, андагы суга бата. Тикшерү барышында коеның "Таткоммунэнерго" оешмасы балансында булуы ачыкланды. Прокуратура "Саксызлык сәбәпле ике кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан иде. Россия Тикшерү комитетында нәкъ менә шундый тетрәндергеч очраклар буенча махсус киңәшмә узды. Анда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский әлеге җинаять эше буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Менделеевскиның "Таткоммунэнерго" оешмасы директоры һәм суүткәргеч участогы мастерына гаепләнә. Алар өй арестына җибәрелгән иде. Әмма Александр Бастрыкин тикшерүне прокуратура белән берлектә көчәйтеп, гаепләнүчеләрне сак астына алырга кушты.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар