https://tnv.ru
16 Январь 2026, 10:50
9
0

Казанның Киров районында районның 100 еллыгына багышланган яңа арт-объект барлыкка килде. Клара Цеткин урамындагы 11 нче йортның фасадына «Кызыл капка» юбилей аркасы сурәтләнгән мурал ясалды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Шәһәр өчен әлеге мөһим датаны истәлекле эш белән билгеләп итү тәкъдимен Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков җиткергән. Аның йөкләмәсе буенча, Казандагы креатив агентлыкларның берсе Киров районы символы – әле күптән түгел генә үзенең 100 еллыгын бәйрәм иткән «Кызыл капка» юбилей аркасы сурәтләнгән булачак мурал дизайнын эшләгән.
Муралны биш көн дәвамында рәссам Никита Маркин ясаган. 9 катлы йортның фасадына масштаблы рәсемне ясау өчен аңа 70 литрдан артык буяу кирәк булган.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте

Бүлешергә
Комментарии 0