Онлайн трансляция

Свернуть

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

https://tnv.ru

21 Январь 2026, 09:15

62

0

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде
Мәскәү вакыты белән 08:52дә Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде. Бу хакта хәбәр «МЧС России» кушымтасына килгән.

08:56да Казан халыкара аэропортында һава судноларын кабул итү һәм очырып җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелгән. 09:04тә шундый ук чикләүләр Түбән Кама аэропортында да гамәлгә кертелгән.

Искәртик, «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы Татарстан юнәлешендә хәрәкәт итүче пилотсыз очкычлар ачыкланган очракта кертелә.

Ә «БПЛА һөҗүме» режимы пилотсыз очкычлар республиканың үз территориясендә үк табылганда игълан ителә.

Күктә пилотсыз очкыч күргән очракта, бу хакта кичекмәстән 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Фото: ИИ тарафыннан ясалган / ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар