Онлайн трансляция

Свернуть

"Халык инспекторы" аша хәбәр иткән өчен татарстанлылар 3,7 млн сумнан артык акча алган

"Халык инспекторы" аша хәбәр иткән өчен татарстанлылар 3,7 млн сумнан артык акча алган

https://tnv.ru

22 Январь 2026, 09:34

4

0

"Халык инспекторы" аша хәбәр иткән өчен татарстанлылар 3,7 млн сумнан артык акча алган
2025 елда Татарстанда яшәүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында "Халык инспекторы" кушымтасы аша хәбәр иткән өчен 3,7 млн сумнан артык түләү алган. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган брифингта ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткән.

Иң еш теркәлгән бозулар:

тротуарларда парковка — 70 мең шикаять,

тыючы билгеләр астында тукталу — 21 мең,

кызыл утка чыгу — 17 мең.

Шулай ук газоннарда һәм инвалидлар өчен каралган урыннарда машина кую турында да күп гаризалар килгән.

Мөрәҗәгатьләрне тизрәк эшкәртү өчен ясалма интеллект кулланыла: ул фотоларны һәм мәгълүматны автомат рәвештә анализлый.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар