https://tnv.ru
22 Январь 2026, 10:29
963
0

Бүген Түбән Каманың 37нче лицеенда гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Алдан алынган мәгълүмат буенча, 7нче сыйныф укучысы пычак белән хезмәткәргә һөҗүм иткән. Лицей катларында петарда шартлаткан. Түбән Кама мэры Радмир Беляев халыктан тынычлык саклауны сорый.
"Барлык ашыгыч хезмәтләр дә 37нче лицейда. Хезмәткәр гомеренә куркыныч янамый, кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Эчке эшләр органнары һәм Росгвардия хезмәткәрләре көчләре белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, әти-әниләре мәктәптә. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә зыян күрмәде", - дип сөйләде мэр телеграм каналында.
Вакыйганың сәбәпләрен тиешле органнар ачыклаячак.
Фото: t.me/ENews112
Видео: https://t.me/radmirbelyaev

Бүлешергә
Комментарии 0