https://tnv.ru
23 Январь 2026, 11:25
171
0

Татарстанда 57 яшьлек хатын-кыз икенче баласын табып, республикада иң өлкән әни буларак теркәлгән. Иң өлкән әти дип 64 яшьлек ир-ат танылган. Бу хакта ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Эльвира Әхмәтова хәбәр иткән.
Республикада беренче баланы табу өчен иң киң таралган яшь күрсәткечләре үзгәрми: хатын-кызларда ул 25–29 яшь, ир-атларда — 30–34 яшь.
Әхмәтова мәгълүматлары буенча, Татарстанда якынча 59 мең күпбалалы гаилә яши. Шул ук вакытта уникаль очраклар да бар: алты гаиләдә унынчы бала туган, өч гаиләдә — унберенче, ике гаиләдә — уникенче, ә бер гаиләдә инде ундүртенче сабый дөньяга килгән.
Яңа туган балалар арасында малайлар күбрәк — 51%. Узган елгы иң зур бала 5,8 кг авырлыкта булган, ә республикада барлыгы 298 пар игезәк туган.

Бүлешергә
Комментарии 0