https://tnv.ru
29 Январь 2026, 13:46
2
0

"Мисс Татарстан - 2026" конкурсында җиңүче - хәзер ил күләмендә узачак матурлык бәйгесенә әзерләнә. Амира Шәриповага - 18 яшь.
Ул Түбән Камадан. Казан федераль университетында менеджмент юнәлеше буенча укый. Быел матурлык конкурсы - Көнчыгыш стилендә узды. Зал бизәлешен дә, конкурста катнашучыларның киемнәрен дә шулай сайлыйлар. Оештыручылар һәм җиңүчеләр - бу хакта матбугат очрашуында сөйләде. "Мисс Татарстан" оешмасы президенты Изольда Сахарова - конкурсны - кызлар өчен тормыш мәктәбе, дип атый.
Кастингтан - финалга кадәр барып җитү өчен - зур рухи һәм физик көч таләп ителә. "Мисс Казан" титулын Евгения Петрова алды. Ул юридик институтта укый.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0