Онлайн трансляция

Свернуть

2025 елда Татарстан юлларында 345 кеше һәлак булды: вәзгыять ни өчен начарая? | Адымнар

2025 елда Татарстан юлларында 345 кеше һәлак булды: вәзгыять ни өчен начарая? | Адымнар

https://tnv.ru

02 Февраль 2026, 16:46

1

0

2025 елда Татарстан юлларында 345 кеше һәлак булды: вәзгыять ни өчен начарая? | Адымнар
Татарстан юлларында ел саен, көн саен кеше гомерләрен саклау өчен көрәш бара. Әмма узган ел без бу көрәш кырында җиңелгәнбез. 10 ел буе аварияләр һәм аларда һәлак булучылар санын киметкән булсалар, 2нче ел рәттән күрсәткеч начарая. 2025тә - трассаларда 345 үлем очрагы теркәлгән! Димәк, Татарстандагы бер авыл халкы юкка чыккан дигән сүз.

Идел буе төбәкләре белән чагыштырып карыйк. Үлүчеләр арткан төбәкләр арасында - без икенче урында торабыз. Бер елда 24 фаҗигале очракка күбрәк теркәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясендә - статистиканы, димәк вәзгыятне харап итә торган 3 сәбәпне атадылар. Аракы, каршы як юл һәм иминлек каешы. Аяныч саннарны тулыландырып та, профилактика эшен киметүче районнар ачыкланган. Әгерҗе, Менделеевск һәм Лаеш. Рүзәл Шәрипов бу атнада берьюлы берничә кара исемлеккә эләккән Лаешка юл тотты һәм юлдагы хәлләрне анализларга тырышып карады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар