Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Бохтарга туры даими авиарейслар ачыла

Казаннан Бохтарга туры даими авиарейслар ачыла

https://tnv.ru

06 Февраль 2026, 09:36

19 февральдән Казаннан Бохтарга туры даими авиарейслар ачыла. Таҗикстанга очышларны Nordwind авиакомпаниясе һәр пәнҗешәмбе башкарачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

Очкыч Казаннан 10:40та кузгалачак, юл вакыты 3 сәгать 25 минут тәшкил итә. Бохтардан кире рейс җирле вакыт белән 17:35кә планлаштырылган, очыш 3 сәгать 45 минут дәвам итәчәк.

Шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург пассажирларына Казан аэропортында күчеп утыру белән тоташтыручы очышлар тәкъдим ителәчәк.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар