Онлайн трансляция

Свернуть

Куркыныч түбәләр: аларны кар-боздан арындыра алмыйлар

Куркыныч түбәләр: аларны кар-боздан арындыра алмыйлар

https://tnv.ru

11 Февраль 2026, 16:07

4

0

Куркыныч түбәләр: аларны кар-боздан арындыра алмыйлар

Әлмәттә бер атна эчендә генә - түбәдән карны көрәмәгән өчен идарәче оешмаларга 23 беркетмә төзелгән. Бу көннәрдә Казандагы түбәләр кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычка әверелде. 

Кичә алар бер йортта һәм мәктәптә җимерелгән иде. Бүген боз сөңгеләре, аздан гына, кешеләр өстенә төшми кала. Башкалада, көчле бураннардан соң, йорт һәм бина түбәләрен чистартып бетерә алмыйлар. Хәзер аларның бер квадрат метрына уртача 240 килограмм кар туры килә икән. Бу якынча 5 зур капчык цемент диярлек. 

Идарә компанияләре үзләре өлгерә алмагач, альпинистларны җәлеп итә башлаган. Тулырак - Инзилә Хөсәенова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар