https://tnv.ru
16 Февраль 2026, 17:27
45
0

15 февраль - халкыбызның каһарман улы, Герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн! Батырлыгы һәм иҗаты бөтен илгә билгеле әдип һәм солдат. Аның тормышы, иҗаты, көрәш юлы еллар узган саен таң калдыра! Ә үлеме гади кешенең - көч, ихтыяр һәм бирешмәүчәнлек символы булып гәүдәләнә.
Оренбургта туган гап-гади татар малае, башта Казан, аннары Мәскәү дәрәҗәсендәге әдипкә әйләнә. ТАССРның язучылар берлеге рәисе. Советлар Союзында 40нчы еллар башына иң көчле һәм популяр шагыйрьләрнең берсе. Ул яратып укыла, шигырьләр генә түгел, музыкаль әсәрләр өчен текстлар яза, рус авторларын тәрҗемә итә. Популярлыкның иң көчле чорында сугышка китеп, ышанычсыз заманда халык дошманына әйләнүе, аннары исеменең каһарман булып кайтуы. Бүгенге чорда аның батырлык тарихы - тагын да кадерлерәк!
Быел Җәлилнең тууына 120 ел булды. Рөстәм Миңнехановның халыкка мөрәҗәгатендә мондый сүзләр бар. "Җәлил хезмәткә, туган җирнең матурлыгына һәм халыклар арасындагы дуслыкка дан җырлап, татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан сәләтле шагыйрь. Моабит дәфтәрләре - аның шәхси батырлыгын гына түгел, Ватанны саклауга әзер булган халкыбызның сыгылмас ныклыгы символына әверелде" дигән ул.

Бүлешергә
Комментарии 0