https://tnv.ru
18 Февраль 2026, 09:50
2
0

Татарстанның Алабуга районында уртача хезмәт хакы 209 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткечләрне “Алабуга” махсус икътисади зонасы предприятиеләре тәэмин итә — биредә 50 меңнән артык кеше хезмәт куя. Бу хакта хисап сессиясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең күпчелеге районнан читтә яши. Хакимият кадрларны районда калдыру максатыннан Алабугада яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру ниятен белдерде.
Районның 2025 ел өчен тулаем территориаль продукты 534,9 млрд сумга җиткән — ике ел эчендә ул өч тапкырга арткан. ТТП структурасында сәнәгать өлеше якынча 78% тәшкил итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары икътисады 2025 елны зур күрсәткечләр белән тәмамлаган: анда уртача хезмәт хакы 111 205 сумга җиткән, бу узган ел белән чагыштырганда 17%ка күбрәк.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0