Онлайн трансляция

Свернуть

Гыйнвар аенда интернет-мошенниклар татарстанлыларның 400 миллион сум акчасын урлаган

Гыйнвар аенда интернет-мошенниклар татарстанлыларның 400 миллион сум акчасын урлаган

https://tnv.ru

20 Февраль 2026, 13:03

11

0

Гыйнвар аенда интернет-мошенниклар татарстанлыларның 400 миллион сум акчасын урлаган
Гыйнвар аенда интернет-мошенниклар татарстанлыларның 400 миллион сум акчасын урлаган. Көненә уртача шундый 50 җинаять теркәлә.

ФСБ һәм Үзәк Банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып алдау очраклары - иң киң таралган схема. Ай башында Казанда яшәүче бер ир-атка - синең счетыннан 800 мең сум акча алырга телиләр дип шалтыратканнар. Ул ышанып, булган 29 миллионын - үзен полиция хезмәткәрләре дип таныштырган кешегә күчергән. Хәзер әлеге эш буенча тикшерү бара.

Соңгы арада онлайн-уеннар һәм социаль челтәрләр аша - үсмерләрне мошенниклык кылырга үгетли башлаганнар. Алдан белмичә дә, алар белән бергә эш итү - Россиядә узган елдан башлап - җинаять булып санала. Кырыгалдарлардан сакланыр өчен, Дәүләт порталы аша үзеңә кредит алуны тыярга киңәш итәләр. Бу хезмәттән 600 мең кеше файдаланган инде.

Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар