https://tnv.ru
20 Февраль 2026, 11:14
14
0

Татарстанда килеп чыккан гадәттән тыш өч хәлне Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә алган. Ул Бөгелмәдә - түбәдән кар төшеп башы җәрәхәтләнгән хатын-кыз эше буенча үзенә мәгълүмат җиткерергә кушкан.
Казанның Коломенская урамындагы күп фатирлы йорт түбәсе җимерелгәннән соң җинаять эше ачуны таләп иткән. Кичә Яшел Үзәндә федераль сәүдә үзәге склады түбәсе ишелеп төшкән иде. Харәбәләр 500 квадрат метр мәйданны били. Анда эшләүче хезмәткәр хатынның сәламәтлегенә зыян килде.
Бастрыкин бу хәл буенча ачылган җинаять эшен тикшерүне үз күзәтүенә алачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0