Онлайн трансляция

Свернуть

8 мартта хатын-кызларның иң теләп ала торган бүләкләрен ачыклаганнар

8 мартта хатын-кызларның иң теләп ала торган бүләкләрен ачыклаганнар

https://tnv.ru

06 Март 2026, 13:30

11

0

8 мартта хатын-кызларның иң теләп ала торган бүләкләрен ачыклаганнар
ORO агентлыгы үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, хәзерге хатын-кызлар бүләк сайлаганда практиклыкка ешрак өстенлек бирә. Сораштыруда катнашканнарның өчтән бишесе (60%) 8 Мартка иң яхшы бүләк — акча дип җавап биргән.

Икенче урында — чәчәкләр (57%), өченче урында — косметика һәм парфюмерия (51%). Шунысы да бар: яшь кызлар ешрак чәчәкләрне сайлый, ә өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар — акчалата бүләкне өстен күрә.

Россия хатын-кызларының 78%ы бүләкнең төп критерие итеп практиклыкны атаган. Тагын 70%ы өчен бүләкнең шәхси булуы — ягъни аларның зәвыгын һәм теләкләрен исәпкә алып сайлануы — мөһим.

Бүләкләрдән тулысынча канәгать булучылар өлеше бер ел эчендә 17%тан 24%ка кадәр арткан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар