Онлайн трансляция

Свернуть

Ракета оча дигән хәбәр килсә, кая качасы? | Адымнар

Ракета оча дигән хәбәр килсә, кая качасы? | Адымнар

https://tnv.ru

10 Март 2026, 12:50

0

0

Ракета оча дигән хәбәр килсә, кая качасы? | Адымнар
Соңгы бер атнада Татарстанда 2 тапкыр "Ракета куркынычы" дигән режим кертелде. Димәк, кайдандыр - безнең республика территориясенә килеп керерлек ракеталар җибәрәләр дигән сүз. Мондый хәлнең булганы юк иде! һәм монда инде җитди рәвештә - иминлек кагыйдәләрен белеп тору беренче урынга чыга. МЧСтан телефонга хәбәр килүгә үк яшеренү урынына төшәсеме? Баланы бакчадан алыргамы? Мәктәптәгесен нишләтергә? Яңа режим кертелү белән беррәттән - халыкта урынлы сораулар туа.

Чөнки тәртибен белмәү - аңлашылмаучанлык китереп чыгарырга мөмкин. Белгечләр әйтә - бар "Ракета куркынычы" дигән режим, бар "Ракета һөҗүме ихтималы" дигәне. Беренчесе - әзерләнергә, икенчесе - сакланырга дигәнне аңлата. Алия Сабирова аермасын ачыклады һәм татарстанлыларның кирәкле мәглүматтан хәбәрдарлыгын тикшерде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар