Онлайн трансляция

Свернуть

Милләтнең ае һәм йолдызы: татар хатын-кызы образы еллар аша ничек үзгәрә? | Адымнар

Милләтнең ае һәм йолдызы: татар хатын-кызы образы еллар аша ничек үзгәрә? | Адымнар

https://tnv.ru

10 Март 2026, 10:45

4

0

Милләтнең ае һәм йолдызы: татар хатын-кызы образы еллар аша ничек үзгәрә? | Адымнар
Узган атнадан безнең канал тамашачылары яңа сериал карый. Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Ай булмаса, йолдыз бар" фильмы бәйрәм алдыннан эфирга чыкты.

Ул тормыш сынауларына дучар ителгән Мәдинә язмышы турында. Үзәктә - көчле рухлы хатын-кыз образы! Туфан Миңнуллин - милләтнең эчке халәтен бик сизгер тоемлаучы автор иде. "Ватан. 21нче гасыр" кинокомпаниясе 70 елларда язылган әсәрне һәм андагы күренешләрне безнең көннәргә күчерә. Ләкин ул чорда хатын-кыз белән бәйле мәсәләләр - бүген дә актуаль.

Без Сөембикәсе, Мөхлисә Бубыйлары, Софья Гөбәйдуллиналары булган халык. Тарихтан - еллар аша килеп, татар хатын-кызы образы нинди рухи үзгәреш кичерә? һәм аннан җәмгыят бүген нәрсә таләп итә? Телне саклау, милли үзаңны кайтаруда аның роле нинди булырга тиеш? Люция Нотфуллина шушы темага ханымнарның үзләре бн фикер алышты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар