https://tnv.ru
11 Март 2026, 16:32
11
0

Җылы көннәр килү белән күпләр баш киемен салып атарга ашыга, әмма якындагы атнада моны эшләргә ярамый, дип кисәтте aif.ru белән әңгәмәдә табиб-терапевт Софья Волкова.
Аның сүзләренчә, кыштан соң организм көчсезләнә, һәм һава температурасы «плюс» булса да, салкын җил баштагы кан тамырларының кысылуына китерергә, иммунитетны киметергә мөмкин. Нәтиҗәдә салкын тию, отит, хәтта менингит кебек җитди авырулар барлыкка килү куркынычы арта.
Табиб фикеренчә, көндез һава температурасы тотрыклы рәвештә +8…+10 градус тирәсендә торып, җилнең кинәт көчәюе туктагач кына баш киемен саларга ярый.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0