Онлайн трансляция

Свернуть

Эшмәкәрләр салым үзгәрешләре белән сынала! | Адымнар

Эшмәкәрләр салым үзгәрешләре белән сынала! | Адымнар

https://tnv.ru

16 Март 2026, 11:29

0

0

Эшмәкәрләр салым үзгәрешләре белән сынала! | Адымнар
Татарстан бизнесы өченче аен яңа икътисадый шартларда яши яки яшәргә тырыша. Ел башыннан илдә НДС күрсәткече 2%ка артты, салым түләүнең гадиләштерелгән системасын һәм патент кулланучылар өчен яңа кагыйдәләр, иминият кертемнәре буенча ташламага ия булучылар кимеде. Россиядә алдан ук әйтелде: әлеге яңалыклар - барысы да мәҗбүри чара һәм алар вакытлыча булачак.

Вакытлы сынау - эшмәкәрләрне сыный башлады бугай. Экспертлар "бизнес хәзер каешны кысыбрак бәйләргә тотынды", дип белдерә. Бу атнада шушы даирәдәге хәлне Дәүләт Советының эшмәкәрлек комитеты утырышында анализладылар. Депутатлар үзгәрешләр эзеннән бизнесның кәефен аңламакчы. Әлегә тотрыклылык саклана дигән фикергә килделәр - чөнки узган елларда салынган база нык. Илкүләм проектлар буенча күрелгән чаралар үз эшен эшли - инерция кебек.

Әмма сискәндерә торган фал да бар. Гыйнварда Республикада 5 мең 700 кече һәм урта бизнес вәкиле исәпкә баскан, ә менә 4 мең 800е ябылган. Кем ябылган һәм ни өчен - әле анализларга кирәк булачак. Аннары бер ай гына - тулы күрсәткеч түгел, ди белгечләр. Ел саен ачылучылары да, ябылучылары да меңләгән. Без бу атнада эшмәкәрләрнең үзләре белән аралаштык. Эшен туктатучысы да, каешын кысучысы да очрады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар