https://tnv.ru
23 Март 2026, 17:05
0
0

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр масштаблы чистарту эшләре узачак. Санитар‑экологик икеайлык үткәрү турындагы боерыкка ТР Премьер‑министры Алексей Песошин кул куйды.
Чистарту эшләренә җәмәгать яшьләр оешмаларын да җәлеп итү планлаштырыла. Хакимият органнары табигатьне саклау кануннары үтәлешен көчәйтеп контрольдә тотачак, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләрен оператив караячак.
ТР Транспорт министрлыгы башкарылган эшләр турында атна саен хисап биреп барачак. Планда – законсыз чүплекләрне бетерү һәм чүп полигоннарында тәртип урнаштыру.
Мондый чаралар «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0