https://tnv.ru
24 Март 2026, 16:45
126
0

Татарстанда һава торышын киң антициклон билгели. Шуның нәтиҗәсендә республикада коры һәм тыныч һава саклана, ә температура нормадан 4–5 градуска югарырак тора.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килә.
24 март, сишәмбе: явым‑төшемсез. Төнлә -2…-7 градус, аязганда -10 градуска кадәр. Көндез +6…+11 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән томан булуы мөмкин.
25 март, чәршәмбе: болытлы булачак. Төнлә -2…-7 градус, көндез +5…+10 градус. Республиканың көнчыгышында бераз яңгыр явуы ихтимал.
26 март, пәнҗешәмбе: явым‑төшем көтелми. Төнлә 0…-5 градус, көндез +5…+10 градус.
27–29 март: һава тагын да җылытачак. Төнлә температура 0 градус тирәсе, көндез +8…+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Атмосфера басымы югары булу сәбәпле, явым‑төшем фаразланмый.
Фото: TNV.RU
Бүлешергә
Комментарии 0