Татарстан «Түбәнкаманефтехим»да фаҗигадә һәлак булган 27 яшьлек янгын сүндерүче Марат Нәҗипов белән хушлашты
https://tnv.ru
06 Апрель 2026, 10:37
23
0

Татарстан тарихына кайгылы вакыйгасы белән керә. Түбән Кама нефтехимда килеп чыккан шартлау һәм янгын. Әлеге фаҗига предприятиенең ике хезмәткәре һәм утны сүндерергә килгән 27 яшьлек Марат Нәҗиповның гомерен өзде. Һәм бу әле ахыргы югалту түгел. Ким дигәндә тагын тугыз кешенең язмышы билгесез кала. 3 көнгә һәлак булучылар истәлегенә матәм игълан ителгән иде. Шартлауның үзәгендә булып, яраланган 70ләп кеше хастаханәләргә эләкте. Шәһәрнең үзендә дә зыян бар - кайбер йортларда тәрәзәләр ватылган.
Бүген дә Түбән Кама - кайгыда. Бөтен шәһәр халкы җыелып, батыр улын - Марат Нәҗиповны соңгы юлга озатты. Гаиләдә ул бердәнбер бала була. Үзе эшләгән янгын сүндерү бүлегендә иң яхшы хезмәткәр. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларны эзләүче отрядта торган. Фаҗига көнендә заводка беренче бригада белән килә һәм шартлау дулкынын үзенә кабул итә.
Бүлешергә
Комментарии 0