Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камадагы шартлау җәмәгатьчелекне һәм җаваплы хезмәтләрне ничек берләштерде? | Адымнар

Түбән Камадагы шартлау җәмәгатьчелекне һәм җаваплы хезмәтләрне ничек берләштерде? | Адымнар

https://tnv.ru

06 Апрель 2026, 15:36

24

0

Түбән Камадагы шартлау җәмәгатьчелекне һәм җаваплы хезмәтләрне ничек берләштерде? | Адымнар
Бу атна Татарстан тарихына кайгылы вакыйгасы белән керә. Түбән Кама нефтехимда килеп чыккан шартлау һәм янгын. Әлеге фаҗига предприятиенең ике хезмәткәре һәм утны сүндерергә килгән 27 яшьлек Марат Нәҗиповның гомерен өзде. Һәм бу әле ахыргы югалту түгел. Ким дигәндә тагын тугыз кешенең язмышы билгесез кала. 3 көнгә һәлак булучылар истәлегенә матәм игълан ителгән иде. Шартлауның үзәгендә булып, яраланган 70ләп кеше хастаханәләргә эләкте. Шәһәрнең үзендә дә зыян бар - кайбер йортларда тәрәзәләр ватылган.

Бүген дә Түбән Кама - кайгыда. Бөтен шәһәр халкы җыелып, батыр улын - Марат Нәҗиповны соңгы юлга озатты. Гаиләдә ул бердәнбер бала була. Үзе эшләгән янгын сүндерү бүлегендә иң яхшы хезмәткәр. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларны эзләүче отрядта торган. Фаҗига көнендә заводка беренче бригада белән килә һәм шартлау дулкынын үзенә кабул итә.

Алия Сабированың репортажы Марат Нәҗиповның якты истәлегенә багышлана.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар