https://tnv.ru
06 Апрель 2026, 17:22
27
0

Узган атнада - ике ай элек суга төшкән кебек юкка чыккан Тамара Волкованың мәете табылды. Ул ялан кырда өшегән. Хатынны җирләделәр. Шул рәвешле әлеге тарихка нокта куелды кебек. Ләкин һәркемне борчыган сораулар җавапсыз калды. Ул нинди шартларда һәм нинди уйлардан интегеп үлгән? Аны нәрсә шундый чиккә җиткергән? Әгәр дә сәбәп монда, бала тапканнан соң була торган төшенкелек икән, белгечләр бу проблемага җитди игтибар бирмәүне үк - проблема, дип атый.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, дөньяда бала тапкан һәр 5 нче хатын-кыз депрессиягә бирелә. Ул елларга сузылырга мөмкин. Яшь әнигә вакытында ярдәм кулы сузылмаса, ахыры аяныч тәмамлана.
Узган ел Санкт-Петербургта 36 яшьлек ана 16 көнлек улын ләгәндәге суга батыра. Свердловск өлкәсендә яшь әни бер айлык сабыен диванга атып үтерә. Мәскәүдә 26 яшьлек хатын яшь ярымлык сабыен югары каттан ыргыта. Инзилә Хөсәенова мәсәләгә табиблар күзлегеннән карады.

Бүлешергә
Комментарии 0