Онлайн трансляция

Свернуть

Язгы ташу 2026: елгалардан су күтәрелеп, ярлардан чыга

Язгы ташу 2026: елгалардан су күтәрелеп, ярлардан чыга

https://tnv.ru

07 Апрель 2026, 10:09

79

0

Язгы ташу 2026: елгалардан су күтәрелеп, ярлардан чыга
Татарстанда язгы ташу башланды. Ял көннәрендә барлык елгаларда да диярлек су артты. Ул тугайларга, үзәннәргә җәелә, кайбер авыллларда йортларга килеп җитә.

Су басу очраклары - Лаеш, Буа, Әлки, Арча, Теләче һәм Кайбычта теркәлгән. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, соңгы тәүлектә Зөя елгасы һәм аның кушылдыкларында - су биеклеге 70 сантиметрдан - метр ярыга күтәрелгән. Төрле районнарда 4 күпер, 28 участок һәм 3 грунт юл - су эчендә калган. Кайбыч районындагы вәзгыятьне - хәбәрчеләребез күреп кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар