https://tnv.ru
07 Апрель 2026, 17:56
13
0

Татарстанда гаиләләргә киләчәкләрен ышанычлы итеп планлаштырырга мөмкинлек бирүче шартлар тудырыла. Төбәктә гаиләләр өчен 65 социаль ярдәм чарасы каралган. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте, дип яза "Татар-информ"
Аның сүзләренчә, әлеге 65 чараның 60ы республика бюджеты хисабына финанслана. Республикада балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары, поликлиникалар төзелә, шулай ук ял һәм мәдәни инфраструктура да актив үсеш ала.
Эльвира Әхмәтова китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта: бүген республикада алар 59 меңнән артык. Моннан тыш, яшь гаиләләр өчен дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла.
«Балаларны үстерү һәм тәрбияләү, яшьләрнең һәм талантларның мөмкинлекләрен ачу өчен инфраструктурабыз яхшы: мәктәпләр, “Үсеш ноктасы” үзәкләре, “Кванториум”нар җиһазландырылган. Балалы студентларга ярдәм чаралары да киңәйтелде — бу киләчәк турында системалы кайгырту», — дип өстәде ул.
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүлешергә
Комментарии 0