https://tnv.ru
09 Апрель 2026, 10:57
9
0

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль музей комплексының административ бинасын капиталь ремонтлаячаклар.
Бу максатларга 13,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Подрядчыга түбәне ремонтлау, ара катларны һәм фасадны яңарту бурычы куела. Шулай ук бинада түшәмнәрне, идәннәрне һәм стеналарны алыштырачаклар, җылыту системасын тәртипкә китерәчәкләр һәм электромонтаж эшләре башкарачаклар.
Финанслау республика бюджеты хисабыннан каралган.
"Адымнар" редакциясе Арчада эшләр барышы белән танышып кайткан иде.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0