Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Кайбыч районында М-12 трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган

Татарстанның Кайбыч районында М-12 трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган

https://tnv.ru

16 Апрель 2026, 09:33

653

0

Татарстанның Кайбыч районында М-12 трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган
Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районындагы М-12 трассасының 709нчы чакрымында Hyundai Solaris белән «Валдай Луидор» автомобиле бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүчесе, 1993 елгы ир-ат, хәвефсез тизлекне һәм дистанцияне сайламаган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Hyundai автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлак булган. Бу машинада булган кешеләрнең берсе дә исән калмаган. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү үткәрә.

Фото: прокуратура РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар