https://tnv.ru
17 Апрель 2026, 10:10
17
0

Казанда 43 яшьлек ир мошенниклар корбаны булып, 1,8 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Ул посылка алу өчен кирәк дип, смс аша килгән кодны таныш булмаган кешегә әйткән. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аннан соң аңа башка номерлардан шалтыратып, үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Ирне акчаларын "саклап калу" өчен кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндергәннәр.
Нәтиҗәдә, казанлы мошенникларга 1,8 миллион сумнан артык акча күчергән, сумманың бер өлешен ул кредитка алган. Соңрак кына алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция чит кешеләргә смс-кодларны әйтмәскә һәм телефон аша финанс операцияләре башкармаска чакыра.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0