https://tnv.ru
28 Апрель 2026, 16:07
7
0

Түбән Камада 66 яшьлек пенсионер ханым мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча тапшырган. Җинаятьчеләр үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Билгесез кешеләр хатын-кызга шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенулары турында әйткән һәм счетларын тикшерергә кирәклеген хәбәр иткән.
Мошенниклар тәлабе буенча, ул 2,2 миллион сум акча салдырган һәм аны курьерга тапшырган. Тагын ике көннән соң пенсионер банктан 1,8 миллион сум алган һәм аны икенче кешегә биргән.
Алдауны хатынның сәер кыланышын сизеп алган ире фаш иткән. Ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән, анда җинаять эше кузгатылган.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0