Россия Иҗтимагый палатасында май бәйрәмнәрен 1 майдан 9 майга кадәр өзлексез итәргә тәкъдим иткәннәр
https://tnv.ru
29 Апрель 2026, 11:02
64
0

Россия Иҗтимагый палатасында май бәйрәмнәрен берөзлексез — 1 майдан 9 майга кадәр — ял көннәре итү башлангычы белән чыкканнар. Моның өчен гыйнвар каникулларының бер өлешен кыскартырга тәкъдим ителә.
Бу хакта Иҗтимагый палатаның сәркатип урынбасары Владислав Гриб белдергән. Аның сүзләренчә, язгы чор россиялеләр өчен актив ял итү һәм гаилә белән вакыт үткәрү ягыннан уңайрак санала.
«Мин гыйнвар бәйрәмнәреннән 3-4 көнне алып, 1 майдан 9 майга кадәр өзлексез ял ясар идем. Шулай иткәндә ял көннәренең гомуми саны артмый, бары тик алар яңадан бүленә генә», — дигән ул РИА Новости агентлыгына.
Гриб сүзләренә караганда, күп кенә гражданнар болай да май бәйрәмнәрен отпуск яки отгул исәбенә озайта.
Исегезгә төшерәбез, быел май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: TNV.RU
Бүлешергә
Комментарии 0