Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы аркасында шторм кисәтүен 25 майга кадәр озайттылар

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы аркасында шторм кисәтүен 25 майга кадәр озайттылар

https://tnv.ru

18 Май 2026, 17:22

Татарстанда май ае өчен аномаль эссе һава торышы саклана. Кайбер урыннарда һава температурасы +32 градуска кадәр җитә. Республикада урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе гамәлдә кала.

Кисәтүне тагын бер атнага — 25 майга кадәр озайттылар. Бакча участокларында чүп яндыру, урманда учак ягу, җиргә шырпы һәм тәмәке ташлау, шулай ук урманнарга автомобиль һәм мотоцикллар белән керү катгый тыела.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, аномаль эссе кимендә шимбәгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар